«Иман» Ислам мәдәнияте үзәге 9 февральдә танылган татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 125 елга багышланган чара уздыра.
Билгеле булганча, Фатих Әмирхан «Иске таш» мәчете имамының улы була, үзе дә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.
Журналист, мөхәррир, язучы буларак, ул яңа татар әдәбиятен, мәдәниятен барлыкка китерүдә актив катнаша.
Мәүлет ае барганда татар әдәбияте классигын, мөселман мәдәнияте үсешенә күп көч салган затны хөрмәт белән искә алу, аның рухына дога кылу өчен дә бер форсат булып тора әлеге чара.
Язучы Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучылар Тукай урамындагы 38 нче йортка килеп, үзләренә кирәкле мәгълүматны туплый ала. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.