Башкортстан җитәкчелеге Уфада Ислам академиясен булдыру ягында, дип белдерде БР Президенты администрациясе башлыгы урынбасары Габбас Галләмов.
«Без моңа хәтле дә дин белгечләрен үзебездә әзерләргә кирәк дип саный идек. Мисырда килеп чыккан хәл чит илләрдәге укыту үзәкләренә ышанып яшәргә кирәкмәгәнлеген күрсәтте»,-дигән ул кичә «Интерфакс»та үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Г. Галләмовның сүзләренчә, Уфада төзеләчәк академия чит илләрдәге укыту йортларыннан калышмаслык системаны булдыру өчен ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта бу югары уку йорты БҖ МДН җитәкчелеге белән киңәшләшкәннән соң гына барлыкка киләчәк. Дөресрәге, ул хакимият тарафыннан гына түгел, бәлки мөселманнар җәмәгатьчелеге белән бергәлектә төзеләчәк.
Башкортстан мөфтияте рәисе урынбасары Руслан Сәяхов республикада динне укытуны көчәйтүгә каршы түгеллекләре турында әйтеп, чит илләрдәге танылган ислам үзәкләренең ишекләрен тулысынча ябып бетерергә кирәкмәгәнлеге хакында белдерде. Аның фикеренчә, яшь кеше чит илгә киткәнче инде формалашкан шәхес булырга тиеш. Бу исә аңа чит йогынтыга эләкмәскә булышыр. Дөрес, шул ук вакытта андый йогынтыга ул бөтенләй дә эләкмәс дип тә әйтеп булмый.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры