«Иман» нәшриятендә «Биш вакыт намаз уку тәртибе» дигән яңа китап басылып чыкты. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге җыентыкта иртәнге, өйлә, икенде, ахшам, ястү (болары-фарыз намазлар) һәм витр вәҗиб намазлары турында тәфсилләп аңлатыла. Китапта фоторәсемнәр дә бар. Анда намаз вакытында укыла торган аятьләр, зикерләр, догалар да бирелгән. Алар кириллицада да, гарәп хәрефләре белән дә бастырылган, шунда ук мәгънәләре дә шәрехләнгән. Болардан тыш, тәһарәт алу, госел коену, тәяммүм кылу кагыйдәләре дә күрсәтелгән.
Бу китап 5 вакыт намаз укырга өйрәнергә теләгән һәркем өчен дә файдалы булыр, чөнки фарыз намазын уку һәр мөселманга мәҗбүри. Китапны нәшер ителүгә Хәбибрахман Хөсәен әзерләде, дип хәбәр итә «Иман» нәшрияте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры