Мисырдагы Татарстан студентларына куркыныч янамый. Бу хакта ТҖ Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Министрлыкның мәгълүматына караганда, Каһирәдәге һәм Айн Әл-Шәмстәге университетларда Татарстаннан барган 30 студент белем ала. Аларның һәммәсе дә Татарстан Хөкүмәтенең «Алгарыш» программасы нигезендә Мисырдагы югары уку йортларында гарәп телен өйрәнүчеләр.
31 гыйварда Мисырда белем алучы Татарстан студентлары телефоннан шалтыратып, бу илдәге чуалышлар нәтиҗәсендә дәресләр бирү туктатылса да, ризыклар белән проблема юк, аларга куркыныч янамый. Бары тик шәкертләргә тулай торактан чыкмаска тәкъдим иткәннәр.
Билгеле булганча, Мисырның башкаласында «Миллионнар маршы» дигән ризасызлык белдерү чарасы уза. Анда катнашучылар Мисыр Президенты Хөсни Мөбарәкнең үз вазифаларыннан китүен таләп итәләр.
Хәзерге вакытта исә ил җитәкчеләре үзләре дә аларга каршы чаралар уздыра башладылар. БМОдан алынган мәгълүматларга караганда, 25 гыйнварда башланган чуалышларда 300дән артык кеше һәлак булган, 3 меңнән күбрәк инсан яраланган, дип хәбәр итә www.tatar-inform.ru агентлыгы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.