Каһирәдәге (Мисыр) «Әл-Әзһәр» Халыкара ислам университетында белем алучы бер төркем шәкертләр бу илдә чуалышлар барган вакытта тулай торак бинасында бикләнеп калганнар.
Алар арасында Башкорстан Диния нәзарәте тарафыннан укырга җибәрелгән 50 гә якын студент та бар.
Бер студентның хәбәр итүенчә, аларның азыклары фәкать бер тәүлеккә генә җитәрлек. Шәкертләр очкыч җибәреп, үзләрен туган якларга кайтаруны сорыйлар.
БҖ МДН рәисенең мәгариф һәм иҗтимагый элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Сәяхов «Башинформ» агентлыгына сөйләгәнчә, Каһирәдәге студентлар белән элемтә бер яклы: Мисырдагы шәкертләрнең шалтыратулары гына килеп ирешә.
Мисырда чуалышлар әлегә хәтле дәвам иткәнгә күрә, укулар туктатылган. Каһирәдәге тулай торакта Россиядән килгән 120 кеше бар икән.
БР Президентының матбугат хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, Башкорстан Президенты администрациясе РФ Хөкүмәтенең халыкара мөнәсәбәтләр Департаментына, РФнең Тышкы эшләр министрлыгына, студентларга ярдәм итү буенча барлык чараларны да күрүне сорап, мөрәҗәгать кабул итте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.