Бүген мөфтияттә Президиум утырышы булып, аны ТҖ МДНнең рәисе вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз алып барды. Анда 14 Президиум әгъзасының 13е катнашты.
Утырышта беренче булып чыгыш ясаган Илдус хәзрәт Фәиз кыскача гына соңгы 2 атна эчендә башкарылган эшләр турында бәян кылды. Аерым алганда, әлеге җыенда ул мөфтиятнең штатын формалаштыру турында хәбәр итте, барлык хезмәткәрләрне дә бердәм рәвештә эшләргә чакырды. Ул шулай ук үзенең Мәскәүгә барып, анда РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча баш киңәшчесе Алексей Гришин белән очрашуы һәм Татарстан мәчетләренә грантлар бүленүе турында сөйләде.
Аннары «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллин, Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров чыгыш ясап, хәләл ризыклар җитештерүдәге һәм башка өлкәләрдәге уңышлар, җитешмәгән яклар, башкарыласы эшләр хакында сөйләде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.