Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Татарстан башкаласының Мәскәү һәм Киров районнары администрациясенең аппарат җитәкчесе Радик Равил улы Шәфигуллин килеп китте. Ул мәчет һәм «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондының эше белән танышты, укыту-тернәкләндерү курсларына килгән күзләре күрмәүче шәкертләр белән очрашты. Аңа шулай ук Луи Брайль системасы буенча басылган китапларны, принтерны күрсәттеләр. Ул «Ислам info» Медиа төркеменең эше турында хәбәрдар булды.
Очрашу дустанә шартларда барды. Р. Шәфигуллин үзен җылы кабул иткәне һәм күпкырлы эшчәнлек алып барганы өчен «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт белдерде.
Тагын шунысын да билгеләп үтү мәслихәт: бу очрашу әле яңарак кына Казандагы район хакимиятләрен берләштергәннән соң, үзара танышу кысаларында барды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.