Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ТҖ МДНнең элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйны «Мәрхәмәт» ордены белән бүләкләү турында карар кабул ителде. Әлеге карарда Госман хәзрәтнең республикада мөселманнарга һөнәри белем бирүче уку йортларын булдыруда, ислам инфраструктурасын төзүдә керткән шәхси казанышлары турында әйтелә. 13 ел буена Татарстан мөфтие вазифасын уңышлы рәвештә башкарып, халыкка рухи өлкәдә зур хезмәтләр күрсәткәне өчен Госман хәзрәт Исхакый мөфтиятнең иң югары бүләгенә-»Мәрхәмәт» орденына лаек, дип табылды. Бу хакта пленумда Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: «Мәрхәмәт» ордены фәкать берничә кешегә генә бирелде. Алар арасында Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев тә бар. М. Шәймиевкә бу орден Татарстан мөселманнарының дүртенче корылтаенда 2010 елның 27 февралендә тапшырылган иде, дип хәбәр итә www.muslem.ru агентлыгы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.