Тиздән Казанда рус телендә «Восточный маркет» дигән газета дөнья күрәчәк. Аның тиражы-100 мең данә. Әлеге басма Казан буенча таратыла. Газетаның 70 меңе почта аша таратыла, калган 30 меңен юридик затлар алырга мөмкин.
«Восточный маркет»ны мәчетләрдә дә, хәләл кафе һәм рестораннарда, мөселман кибетләрендә дә алып укырга мөмкин булачак. Шунысын билгеләп узыйк: бу газета бушлай таратылачак. Ул реклама-мәгълүмати газета булыр, дип көтелә. Биредә кешеләр товарга һәм хезмәт күрсәтүгә кагылышлы игъланнарын урнаштыра ала.
«Восточный маркет»ны оештыручылар бу эшчәнлектән кергән барлык файданың күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге чыгымнарына тотылачагы турында әйттеләр. Ягъни газетага реклама бирүче кеше сукырларга ярдәм итеп, саваплы һәм социаль яктан файдалы эш башкара.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.