Казан метрополитенының җиденче станциясе үзенең 16 нчы гасыр кешеләренә үк таныш «Кәҗә бистәсе» дигән тарихи исемен алды.
Яңа станцияне файдалануга тапшыргач, Казан метросының озынлыгы 11 чакрымга җитте. Хәзергә «Кәҗә бистәсе» тест тикшерүе режимында эшли. 3 көн буена составлар сәгатенә 20 км тизлектә йөри, аннары ул сәгатенә 35 чакрымга кадәр артачак.
Белгечләр фикеренчә, яңа станция ачылганнан соң, Казан метрополитенында йөрүчеләрнең саны икеләтә артачак һәм 100 меңгә җитәчәк. Поездлар арасындагы вакыт интервалы да 8 минутка кадәр кыскартылыр, дип көтелә. «Без башка станцияләрне төзүне дәвам итәчәкбез»,-дип белдерде журналистларга «Казметрострой» оешмасы җитәкчесе Марат Рәхимов.
Бүгенге көндә 3 яңа станцияне — »Завод», «Мәскәү», «Декабристлар»ны төзү эшләре башланды.
«Кәҗә бистәсе»нең ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә ИА REGNUM агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры