Россиянең тагын 3 предприятиесе хәләл ризык җитештерү өчен ТҖ МДН «Хәләл» стандарты комитеты таныклыгын алуга иреште. Бу яңалыкның үзенчәлекле ягы шунда: ул предприятиеләр Россиянең төрле төбәкләреннән-Тула, Самара өлкәләреннән, Мари-Эл Республикасыннан.
ТҖ МДН «Хәләл» стандарты комитетыннан хәбәр итүләренчә, хәзер Россиянең күп кенә оешмалары мөселманнар өчен хәләл ризык җитештерүгә югары кызыксыну белдерә.
«Хәләл» стандарты комитеты һәм «Тест-Татарстан» экспертлары «Эмко Тула» ҖЧШ (Тула өлкәсе), «Акашев кошчылык фабрикасы» ҖЧШ (Мари-Эл Республикасы), «Ташлы» ҖЧШ (Самара өлкәсе) җитештергән кош ризыкларын, аш тәмләткечләрен тикшергәннән соң, аларга хәләл продукция белән шөгыльләнү өчен рөхсәт бирелде. Хәзерге вакытта алар хәләл продукцияне җитештерә дә башладылар. Тиздән ул ризыклар Татарстанның кибет киштәләрендә дә барлыкка килер, дип көтелә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры