Татарстан югары уку йортлары ректорлары белән ел саен үткәрелә торган очрашу кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Ислам университеты халыкара стандартларга туры килергә тиеш, дип белдерде. Анда бу уку йортларының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм якын киләчәккә планнар корылды.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Мәскәүнең Манеж мәйданында күптән түгел булып узган вакыйгалар яшь буынны әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләүнең әһәмиятен кабат искәртә, дип билгеләп узды. Бу уңайдан Россия Ислам университеты кебек уку йортлары мөһим роль уйнарга тиеш.
«РИУда укыту дөнья стандартларына туры килергә тиеш. Безгә үз белгечләребезне әзерләү зарури. Тәҗрибәләре безнең илгә күбрәк якын булган эре дөньяви үзәкләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Мәсәлән, Малайзиянең укыту үзәкләре белән»,-дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов дип хәбәр итә islam-portal.ru агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры