Казандагы БТК Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда БТКның Рфдәге төбәк әгъзаларыннан тыш, ТР Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны БТК Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Закиров алып барды. Аның барышында БТКның еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бүген татар халкын дулкынландыра торган мөһим мәсьәләләр, шул исәптән, ислам дине өчен гыйлемле белгечләр әзерләү, татарлар арасында исламны дәгъват кылу гамәлләре тикшерелде. Киләсе ел өчен эш планы төзелде.
Татар халкын саклап калуда дини якның әһәмиятен бәяләп, шулай ук яшьләрне ислам рухында тәрбияләүгә игътибарны арттыруның зарурилыгын аңлап, БТК Башкарма комитетының киләсе күчмә утырышын РИУда үткәрергә дигән карар кабул ителде, дип хәбәр итә islam-portal.ru агентлыгы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.