2011 елдан Мордовия Республикасында Коръән укучы балаларга ярдәм итү йөзеннән, грант бүлеп бирү программасы старт ала. Ул изге китапны балачактан өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Яттан өйрәнгән һәр җүз өчен 10 яшькә кадәрле балага ай саен 1000 сум күләмендә стипендия биреләчәк. Грантны алучыларны МР МДН имамнарыннан торган комиссия билгеләячәк. Имамнар баланың изге китапны әйбәт укуын, мәгънәсен дөрес тәрҗемә кылуын тикшерәләр.
Бу программаны МР Татар мәдәнияте җәмгыяте тәкъдим итте. Әлеге җәмгыятьнең рәисе Марат Сәлимовның сүзләренчә, без халкыбызның дөньякүләм фән, мәдәният, спорттагы уңышлары белән горурлана алабыз, әмма мөселманнарның изге китабын өйрәнүдә нык кына артта калабыз.
«Бу система никадәрле файда китерер, анысын вакыт күрсәтер. Без грант программасында катнашучыларның саны күпкә артуына ышанабыз»,-дигән М. Сәлимов МР МДН сайты хәбәрчесенә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.