«Казан Нуры» мәчете каршында Мөселманнар үсеше үзәге эшли башлады. Ул Әлмира апа Әдиатуллина җитәкчелегендәге «Мөслимә» Иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәл кыла. Биредә белем алучы балалар ике төркемгә бүленә: беренче төркемгә яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге сабыйлар, икенче төркемгә исә өчтән 5-6 яшькә хәтлеләр керә.
Бу үзәктә педагогик белемле мөслимәләр укыта. Алар Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен бушлай гамәл кыла.
Гомуми дәресләрдән тыш, программага балаларга ислам нигезләрен төшендерү дә кертелгән. Мөгаллимәләр нарасыйларга Коръәнне укырга өйрәтү белән дә шөгыльләнә.
Дәресләр татар телендә алып барыла. Балалар биредә яңа төр белем генә алмый, үзләренең яшьтәшләре белән дә аралаша, дуслаша. Бу да баланың үсеше өчен мөһим роль уйный. Ә инде балалар белән аралашуда зур тәҗрибәсе булган укытучылар ата-аналарга үз җимешләрен дөрес тәрбияләүдә киңәшләрен дә бирә.
Дәресләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә сәгать 9да башлана.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.