Русиянең күп кенә мәчетләрендә вәгазьләр русча сөйләнә. Сызрань шәһәрендә имам булып торган Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев вәгазьләрне татарча сөйли. Бу уңайдан ул кайбер фикерләре белән уртаклашты.
Соңгы вакытларда Россия киңлекләрендәге мәчетләребездә вәгазьне русча гына алып баралар, дигән хәбәрләр еш ишетелә. Сәбәбен дә аңлатырга тырышалар: имештер, Урта Азия һәм Кавказ якларыннан килүчеләр күп.
Мәчетләрдә татар теленең даирәсе тарая.
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре — чеп-чи урыс каласы. Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев килгәндә, Сызраньда бер мәчет булган, аның эшләү чорында мәчетләр саны дүрткә җиткән.
Бүгенгесе көндә Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев — имам, Сызрань төбәгендә мөхтәсиб, Самара мөфтиятендә ахун дәрәҗәсенә күтәрелгән дин әһеле.
Шул ук вакытта татар телен дә белә, читтән торып Казан университетының татар теле факультетын тәмамлаган сирәк муллаларның берсе.
"Азатлык" радиосының azatlig.org сайтыннан кыскартып алынды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры