Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ике көнлек Малайзия сәфәре тәмамланды. Ерак юлдан кайтышлый ул Новосибирскида тукталды.
Татарстан президентының матбугат үзәге белдергәнчә, Рөстәм Миңнехановның Көньяк-Көнчыгыш Азия иленә ясаган бу сәфәрендә ике ил арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу, яңа проектларны тормышка ашыру, төрле килешүләргә кул кую беренче чиратта торды.
Татарстан белән Малайзия арасында кул куелган килешүләрнең иң беренчесе КамАЗ белән DRB HICOM компаниясе арасында булды. Имзаланган меморандум нигезендә яклар дистрибьютерлык өлкәсендә һәм Малайзия өчен "КамАЗ" йөк машиналары төзү турында килеште.
Бу хакта musulman.su сайты хәбәр итте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.