Кичә «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды үзенең яңартылган һәм киңәйтелгән рәсми www.yardem.islamtat.ru сайтын эшләтеп җибәрде. Анда фондның эшчәнлеге турында күп мәгълүмат бирелгән. Архивтагы фотолар һәм видеоматериаллар куелган.
Хәйриячелек-универсаль гомумкешелек кыйммәте, дәүләт арадашчылыгыннан башка турыдан-туры гражданнарның мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә алынуны аңлата.
Бу уңайдан, сайтны оештыручылар гражданнарның игътибарын хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итүне, аларның хәбәрдарлыгын күтәрүне, үз теләкләре белән хәйриягә тартылуларын тәэмин кылуны бурыч итеп куя. Моның өчен сайтта Россия һәм чит ил хәбәрләре басылып торган мәгълүмати тасма бар. Аннан тыш, сайтта даими рәвештә кызыклы әңгәмәләр, мәкаләләр, аңлатмалар, аналитик язмалар бирелеп барыла. Хәзерге вакытта бу сайттан бары рус телле укучылар гына файдалана ала. Киләчәктә аның татарчасы да эшләнер, дип уйланыла.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Барда ягы кызы
Котылу юлы
Төзәтеп өйрәтү авыррак