РИУ студентлары В.Путин белән очрашуга бара
16 декабрьдә Мәскәүдә Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин белән очрашуы була. Аңа 220 кеше чакырулы.
В.Путинның моннан алда Татарстанга кылган сәфәрен исәпкә алып, РФ хөкүмәте Администрациясе Казандагы Россия Ислам университеты студентларының да анда катнашуына теләк белдергән. Бу җыенда РИУның 10 студенты катнашыр, дип көтелә.
Кичә РИУның ашханәсендә хезмәткәрләр, студентлар һәм теләге булган һәркем өчен изге җирләрдән кайткан Зәм-Зәм суыннан авыз итү мәҗлесе үткәрелде.
Бу югары уку йортының сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел РИУдан 9 хезмәткәр хаҗ кылган. Алар Согуд Гарәбстанында вакытта ук мөгаллимнәргә һәм студентларга бәйрәм ясарга, дип ният кылганнар иде. Һәм алар, Аллага шөкер, үзләренең әманәтен үтәделәр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.