Оренбург өлкәсендәге Сакмар районының мәчете имамы Әмир хәзрәт Рәхмәтуллин хокук скалау органнарына үзен быелның 18 ноябрендә 2 милиция хезмәткәре бернинди сәбәпсез килеш тоткарлаулары һәм рәхимсез рәвештә кыйнаулары турында хәбәр итте.
Әмир хәзрәт бер авылдан икенчесенә юл буйлап үгезне куып алып барганда автомобильдә килүче милиционерлар аңа машинага утырырга кушалар. Әмир хәзрәт үзенең бернинди дә законны бозмавы, үгезне юл кырыенда калдырып китә алмавы турында әйткәч, хокук сакчылары аны кыйнап ташлыйлар.
Милиционерлар аны алып китәләр һәм чынлап та законны бозмаганга күрә шул ук көнне иреккә чыгаралар. Тик аннан гафу үтенергә теләүчеләр әлегә кадәр күренми. Икенче көнне Әмир хәзрәт травмпунтка бара, үзендә тән җәрәхәтләре булуы турында белешмә ала һәм тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әмма теге милиционерларга әлегә кадәр җинаять эше ачымаган, дип яза «Civitas»

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры