Узган якшәмбедә иртән Мәскәүнең Рязань проспекты-Волжск бульвары — Волгоград проспекты — Бакча боҗрасы (Садовое кольцо) маршруты буенча Волжск бульварда ял итү өчен шартлар тудырылган паркны төзергә теләүчеләрнең автоузышлары булып узды. «Эхо Москвы» радиосы хәбәрчесе сүзләренә караганда, бу чарада 50 автомобиль катнашты, дип яза Mecheti.net агентлыгы.
«Эхо Москвы» хәбәр иткәнчә, автомобиль колоннасы Грайвороновск урамындагы мәчет төзелеше майданы яныннан узган. Акциядә катнашучыларның машиналарында «Нет мечети! Да парку!» дигән сүзләр язылган булган. Колоннаның башында- мәчеткә каршылар төркеме җитәкчесе Михаил Бутримов. ЮХИДИ хезмәткәрләре колоннаны туктатырга тырышмадылар. Каршы яктан килгән берничә автомобиль исламофобларга сигнал биреп яклау белдерде. Мәскәүдә соңгы вакытларда катлаулы хәл барлыкка килде: мәчеттә урыннар җитмәү сәбәпле, уннарча мең мөселманнар асфальтта намаз укырга мәҗбүр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.