«РИА новости» дан алынган хәбәрләргә караганда, РФ Президенты Дмитрий Медведев Мәгариф һәм фән министрлыгына сукыр балаларның мәктәптә уку мәсьәләсен хәл итәргә фәрман бирде. Президент мондый гамәлне Ростов-Донда яшәүче Николай Писаренко үзенең сукыр кызы хокуклары бозылуы турында күп санлы шикаятьләр юллагач кылды. Н.Писаренко Twitter дагы микроблог аша Президентка 160 тан артык шикаять җибәргән.
Ул үзенең күзе күрмәүче кызы Наташаның 7 ел буена гадәти мәктәптә укуы турында сөйләгән. «Ләкин шушы еллар эчендә аның укуы өчен әйбәт шартлар тудырылмады»,-дип белдергән Н. Писаренко. Наташа бигрәк тә музыка буенча зур уңышларга ирешкән. Музыкаль мәктәптә укып, ул фортепиано, скрипка, вокалны яхшы үзләштергән, үзе дә җырлар яза башлаган. Халыкара, Россия һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләр лауреаты исемен алган.
Шунысы гаҗәп, Наташаның Брайльне өйрәнү өчен әсбаплары да, хат язу өчен җайланмалары да, кәгазе дә юк икән. Әти кешенең сүзләренчә, мәгариф һәм фән министры Фурсенкога күп тапкырлар мөрәҗәгать итү дә нәтиҗә бирмәгән, аларның сораулары җавапсыз калган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры