Күптән түгел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп узган, Тәртипләрендә тайпылыш булган балаларның республика махсус мәктәп учреждениясе җитәкчесе Нәфис Әсхәт улы Галләмовның йөрәге бүген тибүдән туктады.
Әлмәт интернат мәктәбендә тәрбияләнгән Нәфис Әсхәт улының сәләте моннан бер ничә ел элек Левченко бистәсендәге махсус мәктәпкә директор итеп билгеләнгәч тулысынча ачылды. Аңа быел «Татарстанның ел җитәкчесе» һәм «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Ул ата-анасыз калып, урам йогынтысына бирелгән, җинять юлына баскан балаларга ислам кыйммәтләрен төшендерүгә юл ачучы затларның берсе булды. Махсус мәктәптә намаз уку бүлмәсен ачуда да аның хезмәте күп керде.
Урының җәннәтнең түрендә булсын, мөхтәрәм кардәшебез! Аллаһының рәхмәтенә ирешү насыйп әйләсен.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры