Перу Ислам ассоциациясе башлыгы ислам илләре әһелләрен Латин Америкасында имамнар һәм вәгазьчеләр әзерләү өчен ярдәм итәргә чакырды. «Испан телендә иркен сөйләүче вәгазьчеләрнең булмавы мөселманнар яшәүче районнарда зур мәсьәлә булып тора», –дип белдере ул.
Ул шулай ук Перуның ислам оешмасы дини институтлар белән тыгыз элемтәдә эшләвен, яшь буын вәкилләре арасында исламны тарату максатларында төрле программаларны тормышка ашыруын сөйләде. Аның сүзләренчә, илнең мөселманнары көндәлек тормышта Коръән төшенчәләрен куллануны үзләренең бурычы, дип саный. Болардан тыш, Перудагы ислам җитәкчесе имамнар төрле чараларда катнашып, мөселманнар дөньясынның актуаль мәсьәләләре турында чыгыш ясый алуларын бәян иткән, дип яза «Ислам порталы» агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры