Узган атнада Британия лордлар палатасы вәкилләре Көнчыгыш Лондондагы мәчетнең йөз еллыгын бәйрәм итте.
Уайтчепел-Роудтагы гыйбадәтханәнең бер гасырлык тантанасына парламент әгъзалары, мөселман илләре дипломатлары һәм танылган ислам эшлекләре чакырылган иде.
1910 елда нигез салынган бу гыйбадәтханә башка бинада урнашкан булган. Хәзерге бәйтуллаһ 1985 елда ачылган, тагын 19 елдан соң, Британия принцы Чарльз һәм Согуд Гарәбстаны принцы Мөхәммәд әл-Фәйсал тарафыннан мәчеткә янкорма төзелә һәм ул Лондон мөселманнары үзәге итеп үзгәртелә. Атна саен бу мәчеттә 25 мең мөселман булырга өлгерә. Ә Рамазанда биредә намаз укучыларның саны 47 меңгә җитә.
Бу чарада катнашучы лорд Шәех: «Көнчыгыш Лондондагы мәчетнең шанлы үткәне бар, шуңа күрә дә аның бер гасырлык юбилеен данлыклы урында үткәрү насыйп булды»,-диде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.