Узган елда Швейцариядә референдум үткәрелеп, аның тискәре нәтиҗәсе аркасында мәчет манараларын төзүне тыю турында карар кабул иткәннәр иде. Ләкин илдәге мөселманнар аның төзелүенә әлегә хәтле өметләрен җуймыйлар.
Швейцариянең Үзәк ислам шурасы узган ял көннәрендә Цюрихта бу тыюны алу өчен халыкның күтәрелүе турында игълан итте. Быелның ахырына кадәр анда күбрәк кешеләрнең теләген белдерә торган комитет төзелер, дип уйланыла. Хәзерге вакытта ислам шурасы сәяси, фәнни һәм мәдәни даирәләр белән сөйләшүләр алып бара.
Халыкның манара төзүне яклаган мөрәҗәгате киләсе елның гыйнварында җитәкчелеккә биреләчәк, дип хәбәр итә DCIS.
Референдум нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен мөселманнарга 100 мең култамга җыярга кирәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры