Шушы көннәрдә Чаллыда җаваплылыгы чикләнгән «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә, шушы предприятиенең «Хәләл» цехындагы 45 эшчесе, шулай ук директор Җәлил Хәсәнов автотөзүчеләр каласы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан истәлекле бүләкләр алды.
Бу көнне хәләл азык-төлек җитештергән эшчеләр адресына бик күп мактау сүзләре әйтелде, шулай ук бу өлкәдәге эштә Аллаһ Тәгалә алдында зур җаваплылык таләп ителүе дә искәртелде. Әлфәс хәзрәт , Фоат хаҗи һәм гендиректор Җәлил Хәсәнов эшчеләрне Корбан бәйрәме белән дә котладылар.
«Чаллы-бройлер» ҖЧҖ хәләл кош ите җитештерүче иң эре предпритие санала. Узган елны алар 2500 тонна хәләл кош ите эшкәрткәннәр. Чаллы мөхтәсибәте башлангычы һәм ныклы контроле астында алты ел элек «Чаллы-бройлер» предприятиесендә хәләл азык-төлек эшләп чыгару башланган иде. Мөхтәсибәт әлеге юнәлешне бүгенге көндә дә контрольдә тота.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры