Мәскәүнең Волжск бульварында мәчетнең төзелешенә каршылык белдерүчеләр 28 ноябрьдә Текстиль районыннан башлап шәһәр үзәгенә кадәр автоузыш уздыралар. Ул иртәнге сәгать 9да башлана.
«Без барыгызны да шушы ярышта катнашырга чакырабыз», — диделәр кайбер бәндәләр. Узган атнаны әлеге бәндәләр башкаланың Көньяк-Көнчыгыш округы перфекты Владимир Зотов белән очраштылар. Зотов: «Мәчет төзелмәс», — дисә дә, болары аңа ышанмадылар.
«Перфектура сайтындагы мөчетнең төзелешенә рөхсәт иткәнлеге хакындагы мәгълүматны бастырыр урынына буш сүзләр генә сөйлиләр. Мәскәү хакимияте дә моның белән ашыкмый», — диелә гаризаларында.
«Мәчетне төзүгә каршы килүчеләр машиналарга йөрергә урын калмый дип исәплиләр. Намазга килүче йөзләгән мөселманның машинасы юлны каплар. Корбан бәйрәмендә Мәскәүнең төньягында 20 километрга сузылган пробканы исегезгә төшерегез», — дип сорыйлар адәми шайтаннар.
Бу бәндәләрнең сүзләренә караганда, автоярыш радикаль һәм сәяси лозунглардан, символикадан тыелып тора, имеш.
Тулырак мәгълүматны www.mecheti.net сайтыннан алыгыз

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.