13 декабрьдә Мәскәүнең Мещан район суды яңа Җәмигъ мәчетенең архитекторы Игорь Таҗиевның эшен карый. Анда җавапны Россия Мөфтиләре Шурасы тотачак. Бу хәбәрне Таҗиевның адвокаты Даһир Хәсәвов җиткерә. Мөфтиләр Шурасы аны боһтанлыкта гаепләгән, шуңа күрә Таҗиев судка мөрәҗәгать иткән.
Мөфтиятнең сайтында Таҗиевның хаталары сәбәпле, ул мәчетнең проект эшен булдырудан азат ителә, диелгән. Хәсәвовның сүзләренә караганда, Россия Мөфтиләре Шурасына Таҗиевның хаталарын исбатларга туры киләчәк.
Ноябрь башында Хәсәвов төзелеш эшләренә акча күчерүне туктатырга чакырган. Аның сүзләренә караганда, ул Таҗиевның проекты буенча төзелми, анда архитекторның күзәтүе юк, төзелешкә ордер да алынмаган. Бинада ярыклар барлыкка килгән. Төзелеш вакытында бетон белән арматураның начар сыйфатлылары кулланыла. Бу бина җимерелергә мөмкин. Шушы куркынычны истә тотып, Хәсәвов Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Президент Медведевка мөрәҗәгать итәргә җыена.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.