РИУда ислам дине мәдәнияте һәм тарихы буенча квалификацияне күтәрү буенча курс кысаларында танылган галимнәр белән очрашулар дәвам итә. Шулай итеп, 11-12 нче ноябрьдә курсларны тыңлаучылар илебезнең әйдәп баручы ислам хокукы тикшерүчесе, хокук белгече, юридик фәннәр докторы, Югары икътисад мәктәбенең чагыштырма хокук белеме һәм хокук теориясе кафедрасы (Мәскәү шәһәре) профессоры Леонида Рудольфович Сюкиняйнен «Ислам хокукы: дини һәм юридик башлангычлар мөнәсәбәте, чыганаклар, принциплар, хәзерге дөньяда аның роле» («Исламское право: соотношение религиозных и юридических начал, источники, принципы, роль в современном мире») дигән темага лекцияләр курсы укыды.
Леонид Рудольфович сүзләренә караганда, шәригатькә карау мөһим, ислам хокукына объектив карарга, аның уңай якларын бәяләргә кирәк. «Бу минем өчен зур канәгатьлек һәм шул ук вакытта ислам уку йортлары укытучылары алдында зур җаваплылык», — дип билгеләп үтте ул.
Лекция барышында тыңлаучыларга фикх, шәригать һәм ислам хокукы арасында нинди аермалыклар һәм үзенчәлекләр барлыгы турында да сөйләделәр, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры