Татарстанда Спас, Әлки, Саба һәм Мамадыш районнарында яңа мәчетләрдән тәүге азан яңгырады. Спас районының Измәр авылындагы мәчет хәйриячеләр ярдәме белән төзелгән. Моңарчы бу авылда мәчет булмаган. Мәчет ачылышында Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс, ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, муниципаль район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Рамил хәзрәт районның бөтен имамнарына Татарстан мөфтие тарафыннан имзаланган «Вәгазь эшчәнлеге алып баруга таныклык»лар тапшырды. Әлки районының Урта Әлки авылында ике катлы мәчет сафка басты. Тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, мөфтиятнең «Хәләл» стандарты комитеты башлыгы Илнур Гайнуллин катнашты. Ильяс хәзрәт Җиһаншин районның бөтен имамнарына Татарстан мөфтие тарафыннан имзаланган таныклыклар тапшырды.
Шулай ук олугъ бәйрәм алдыннан Саба районының Курсабаш авылында һәм Мамадыш районының Баскан авылында да яңа иман йортлары тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.