Башкала хакимияте мөселманнарның Корбан бәйрәме уңаеннан Мәскәүнең Җәмигъ мәчете районы урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләргә уйлады, дип хәбәр итә шәһәрнең Үзәк административ округы префектурасы матбугат хезмәтенә сылтама биреп «РИА Новости».
«16 ноябрьдән Мәскәү мөселманнары иң төп бәйрәмнәрнең берсен — Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Моңа бәйле рәвештә, башкала мәчетләренә үтә торган урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк яисә туктатылачак», — дип кисәттеләр матбугат хезмәтендә.
Нигездә, хәрәкәтне Җәмигъ мәчете районының Выползов тыкрыгында, «Олимпийский» спорткомплексы районында чикләячәкләр.
«16 ноябрьнең төн уртасыннан транспорт хәрәкәте Дуров урамы буенча Тынычлык (Мир) проспектыннан алып Дуров урамына кадәр, Щепкин урамы буенча Самара урамыннан алып Дуров урамына кадәр, Гиляровский урамы буенча Капельский тыкрыгыннан алып Дуров урамына кадәр һәм Капельский тыкрыгы участогының Тынычлык (Мир) проспектыннан алып Гиляровский урамына кадәр чикләнәчәк», — дип төгәллек кертелә белдерүдә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.