Якшәмбе көнне иртән унике кешенең һәрберсенә тәмәке тарткан өчен король Габделгазиз исемендәге халыкара аэропортта 200 согуд риалы күләмендә штраф салына. Бу көннән Согуд Гарәбстаныны иленең барлык аэропортларында да тәмәке тартуга гомуммилли тыю үз көченә керде.
Әлеге тыюның авторы булып вице-премьер, оборона һәм авиация министры, Согуд Гарәбстанының гражданлык авиациясенең Баш җитәкчелеге (GACA) рәисе кронпринц Солтан тора.
«Аэровокзал администрациясе кешеләр турында мәгълүматлар бирүче эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. Барлык булган мәгълүматлар белән без тәмәке тартучының шәхесен ачыклыйбыз һәм аны SMS җибәреп кисәтәбез», — дип аңлатма бирде Согуд Гарәбстанының гражданлык авиациясенең Баш җитәкчелеге (GACA) вәкиле Халид әл-Хайбари.
Әлеге тыюны кертү өчен хезмәттәшлектәге җитәкчелек туристлык агентлыклары һәм хакимият структуралары белән җәмәгатьчелекне кисәтү буенча кампания үткәргән.
«Тавыш көчәйткечләр аша без берничә мәртәбә тыю турында төрле телләрдә белдерүләр ясадык, моннан тыш, пассажирлар һәм аэропорт персоналлары арасында брошюралар тараттык. Бу тыю хакында белмәгән хаҗилар үз сәфәрәрен дәвам итә алалар, әлегә алардан штраф алынмаячак, әмма киләчәктә аларны да тоткарлаячаклар», — дип әйтте әл-Хайбари.
Якшәмбе көнне аналогик тыю Җиддәдәге Serafi Mega Mall сәүдә челтәре үзәкләрендә дә үз көченә керде. Хәзер сәүдә комплекслары территориясендәге уен зоналарында һәм кибетләрдә, кафеда сатып алучылар да, персоналлар да тәмәке тарту хокукына ия булмаячак, дип яза «Ислам для всех».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.