14 ноябрьдә сәгать унда Казан Кремле территориясендәге «Хәзинә» сәнгать галереясында Татарстан Республикасы татар морзалары Мәҗлесе җыены узачак. Ел саен үтә торган җыелышка борынгы татар дворян фамилияле буын әгъзалары җыелачак. Җыелышта катнашучылар бер ел эчендә эшләгән эшләргә йомгак ясаячаклар һәм киләчәккә планнар билгеләячәкләр.
Җыенның уникаль өлеше булып Мамлиев, Терегулов, Чанышев, Якушев, Аппаков, Акчурин, Дәүләтяров, Уразаев, Мәкъсутов һәм Кашаевлар нәселенә караганлыкны раслый һәм дворянлыкны дәлилли торган шәһадәтнамәләр (свидетельство) тапшыру булачак.
Татарстан Республикасы татар морзалары Мәҗесе 2005 елны теркәлгән. Бүгенге көндә аларның Мәҗлескә берләшкәннәре — өч йөзгә якын. Болар дөньяның төрле почмакларында: Габитов, Еникиев, Яушев, Чанышев, Терегулов, Әмирханов, Юнысов, Акчурин, Аппаков һәм башка 36 татар дворян нәселе вәкилләре.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.