Быел Татарстан Республикасы мөселмннары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый хаҗ сәфәрендә булу сәбәпле бәйрәм намазларын Кол Шәриф мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс алып барачак. Рамил хәзрәт хәбәр итүенчә, бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8 тулып 20 минутта башлана. Корбан гаете 16 ноябрьдә бәйрәм ителә. Бу көн Татарстанда ял көне дип игълан ителде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе һәм намаз вакытларын билгеләде. Кол Шәриф мәчетеннән Корбан гаете бәйрәме «Яңа гасыр» каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8 тулып 20 минутта башлана.
Татарстанның калган мәчетләрендә иртәнге намаз сәгать җиденче яртыда, бәйрәм вәгазе — сәгать җидедә, бәйрәм намазы 8 туларга 20 минутта башлана. Кояш иртәнге сәгать 7 тулып 20 минутта чыга.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.