Пенза өлкәсенең Каменка районының татар авыллары балалары Корбан бәйрәме алдыннан узачак ислам дине нигезләрен белү буенча конкурста катнашачак, дип хәбәр итте Каменка шәһәренең имам-хатыйбы Нурулла Әхтәмов.
Чара программасына Коръән уку, татар авылларының яшь вәкилләре арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” («Что? Где? Когда?») конкурсы, Каменка шәһәре мәктәп укучылары куйган юмористик тамашалар кертелгән, Каменск районы имам-мөхтәсибе Хәмзә Еникиев, Каменка шәһәре имам-хатыйбы Ринат Әхтәмов һәм Кобылкино авылы имамы Руслан Тинчуриннарның чыгыш ясаулары каралган.
Моннан тыш, мөселман версиясендә “Кем миллионер булырга тели” («Кто хочет стать миллионером») уены узачак. Ул тәмамланганнан соң конкурста катнашучыларны тантаналы кичке аш көтә.
Чара 7 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Каменка шәһәре мәчетендә узачак. Яшь мөселманнарны куәтләү максатыннан барлык теләүчеләр дә чакырыла, дип хәбәр итә «Ислам в Каменке».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.