Русия Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Бу канун өлгесе бер төркем депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан кертелгән иде. Аның нигезендә, «президент» сүзе «җитәкче», «башлык» яки «хөкүмәт рәисе»нә үзгәртелергә мөмкин. Шулай ук, тарихи гореф-гадәтләргә таянып төбәк үзе яңа атама да кертә ала.
Канун өлгесендә күчеш чорын биш елга билгеләү карала. Шул дәвердә республикалар үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Кавказлар тагын да тырыша: Татарстанны да президентсыз калдырмакчы
Русия Дәүләт Думасының федерация һәм төбәк сәясәте комитеты җитәкчесе Виктор Усачев инде элек үк әлеге документ барлык баскычларны уңышлы гына үтеп, кабул ителер, дип ышануын әйткән иде дип яза "Azatliq Radiosi".
«Русиядә дөньядагы иң авыр федератив төзелеш. Безгә 13 президент түгел, ә берәү генә кирәк», диде ул «Газета.ru»га. Шулай итеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның киләчәктә республика җитәкчесе булып калуы гына да бик ихтимал.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.