Владикавказда (РДДТ) «Осетия яшьләре террорга һәм экстремизмга каршы» («Молодежь Осетии против терроризма и экстремизма») дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» узды, дип хәбәр итә Төньяк Осетия–Алания Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы.
Дискуссиядә балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары, Владикавказ шәһәренең югары сыйныф укучылары, һөнәри (профессиональ) училище, югары уку йорты (вуз) студентлары, педагоглар, мәгариф учреждениеләренең психологлары, башкарма хакимият органы вәкилләре, Төньяк Осетия–Алания Республикасының көч структуралары, республиканың православ чиркәү һәм мөселман Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.
«Түгәрәк өстәл»дә аеруча зур игътибар яшьләр проблемаларына, аларның террорга һәм экстремизмга булган мөнәсәбәтенә юнәлтелде.
Республиканың куркынычсызлыгын тәэмин итүгә караган бик күп тәкъдим-теләкләр яңгырады, алар яшьләр арасындагы негатив күренешләрне бетерүгә, милли һәм дини экстремизмны профилактикалауга кагылышлы иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.