Ислам христиан диненең дошманы түгел. Бу хакта Париж Җәмигъ мәчетенең имамы һәм Франциянең рухи лидерларының берсе Дәлил Бубакер белдерде.
«Багдад соборында якшәмбе көнне кич белән Гыйрак христианнары үтерелүне без коточкыч хәл дип кабул итәбез, аларны кызганабыз, вафат булучыларның гаиләләренә дога кылабыз», — Гыйрак башкаласының христиан храмнарының берсендә булган террорчылар хәрәкәтенә аңлатма биреп, шулай дип белдерде имам.
Француз имамы исәпләвенчә, хәзерге заман мөселманнары «ислам дәүләтләрендә яшәүче христианнарга каршы юнәлтелгән мондый канлы террорчылык хәрәкәтләренә кушылып китеп, сугышырга тиеш түгелләр».
«Әлеге фанатикларның максаты бары тик дини төрлелек, христианнар һәм мөселманнар арасында дошманлык тудыруга гына кайтып кала», — дип ассызыклады Бубакер.
Исегезгә төшерәбез, «әл-Каида» тарафдарлары якшәмбе көнне Багдадтагы Богородиц чиркәвен чолгап алдылар һәм «заложник»ларны үтерү белән янадылар. Алар арасында священниклар, хатын-кызлар һәм балалар бар иде. Һөҗүм вакытында Сейидның ан-Наҗа католик соборында барлыгы йөздән артык кеше бар иде, дип хәбәр итә Росбалт.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.