Канада мөселманнары Арктикага беренче багана урнаштырды. Ул сентябрь аенда Инувика шәһәрендә барлыкка килгән (поляр түгәрәктән ике йөз километр ераклыкта) беренче Арктика мәчетенә куелган. Манараның биеклеге – 10 метр, ул дүрт «уровень»га ия.
Islamnews билгеләп үткәнчә, мәчет бинасы да, манара да Инувикадан дүрт мең километр ераклыкта “төзелгән” һәм бирегә өлешләп китерелгән.
Мәчет җирле мөселман общинасының инициативасы буенча салынган, алар Канадага Мисыр, Ливан һәм Судан кебек илләрдән миграцияләнгән сөнниләр. Бинаны шулай ук ислам мәдәни үзәге сыйфатында да файдалану планлаштырыла.
Мәчет мөселманнар өчен киләсе атнада соңгы ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң ачылачак.
Җәмгысе дүрт мең кеше яшәгән Инувикада сиксәнгә якын мөселман яши.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.