Ислам мәдәнияте музеенда “Россия мәдәни киңлегендә татар һәм мөселман халыклары традицияләре” («Мусульманские и татарские народные традиции в культурном пространстве России») мәдәни-мәгариф циклы кысаларыннан 9-13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең мәктәп балалары өчен Корбан бәйрәме уңае белән “Пәйгамбәребез төше” («Сон пророка») дип исемләнгән мавыктыргыч музей дәресе үткәреләчәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, музей кунакларны үзенең матурлыгы, гүзәллеге һәм зиннәтле, кызыклы экспонатлары белән таң калдырачак.
“Сез дөньяның башка бер җирендә дә бер үк вакытта Европаның иң күркәм мәчетендә, Ислам мәдәнияте музеенда була, матур азан тавышын ишетә һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә алмыйсыз! Безгә – “Пәйгамбәребез төше” исемле интерактив дәрескә килеп сез тарихыбызның төп геройлары урынында булып караячаксыз, сез үзегез үк төш күрәчәксез, музей предметларын эзләячәксез, биналарның макетларын үз кулларыгыз белән эшләячәксез, “җырлаучы шамаил” күрәчәксез!” – дип билгеләп үтә алар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.