Казанда татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында 28 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “М. Гафури мирасы һәм бүгенге көн” («Наследие М. Гафури и современность») дип исемләнгән бөтен Россия фәнни-гамәли конференция узачак.
Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар: ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова), ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге.
Конференция эшендә танылган галимнәр, тел, әдәбият белгечләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре: ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов; М. Гафури ис. Мемориаль йорт-музей директоры Фәнис Янышев; “М. Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый берләшмәсе директоры Мәдрил Гафуров; М. Гафури ис. татар һәм башкорт мәдәнияте төбәк җәмгыятьләренең Екатеринбург Идарәсе рәисе Сөфхәт Надыйров һәм башкалар.
Конференция түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 2/31 нче йорт, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең конференц-залы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.