Казанда «Татарлар. Милли мәдәният» дип исемләнгән өр-яңа диск дөнья күрде. Биредә татар халкының тарихы, ислам дине, татар әдәбияты, милли киемнәр, татар халык җырлары, милли ашлар, Сабан туе бәйрәме турында бик күп мәгълүмат тупланган. Дискта шулай ук татарлар тормышы турында кызыклы һәм файдалы вакыйгалар да бәян ителә. Мәсәлән, анда уникаль күн мозаика, Сабан туеның барлык уеннары турында язылган. Ул гына да түгел, дискта Казан Кремле буенча виртуаль сәяхәт кылу мөмкинлеге дә булдырылган, - дип яза intertat.ru.
Җыентыкта балалар өчен дә файдалы мәгълүматлар, кызыклы анимация шактый тупланган. Диск ярдәмендә балаларга татарларның килеп чыгышы, татар мәдәнияты, татар халкының борынгы заманнардагы һәм бүгенге тормышы турында сөйләргә мөмкин. Монда ук иң танылган милли ашларның рецептлары, татар язуының барлыкка килү тарихы язылган. Айдар Мәрданшин тарафыннан чыгарылган әлеге диск үзен татар дип санаган һәркемгә файдалы булачак, чөнки татар кешесе үз халкының тарихын һәм мәдәниятын белергә тиеш.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.