28 октябрьдә 13:30 сәгатьтә тантаналы төстә Ногинск шәһәре мәчетен (Южная урамы, 35 нче йорт) ачачаклар.
Мәчет төзелеше Ногинск районының “әл-Ихсан” («Аль-Ихсан») мөселман общинасы тарафыннан ярдәм кулы сузарга теләгән мөселманнар һәм башка дин вәкилләре керткән финанс хисабына башкарылды.
“Мәчет шәһәрнең үзенчәлегенә, шулай ук рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне тарату үзәгенә әйләнде, ул, һичшиксез, милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәчәк, чынлыкта, Ногинск районы Россия җәмгыятендәге төрле дини конфессия вәкилләре арасында демократия һәм толерантлык үсешенең ачык мисалына әверелер”, – дип хәбәр иттеләр “Ислам.Ру”га Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәтендә.
Тантаналы төстә мәчет ачылышында Ногинск муниципаль районы башлыгы Владимир Лаптев һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләр, Мәскәү өлкәсе хакимияте әгъзалары, Мәскәү өлкәсенең Көнчыгыш муниципаль берәмлекләре башлыклары, төбәкнең мөселман общинасы һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.
Тантананы Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе, Ногинск районы имам-хатыйбы Рушан Аббасов алып барачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.