Россия Мөфтиләр шурасының фәнни-иҗтимагый комитеты рәисе Фәрит Әсәдуллин башкаланың яңа мэры булып Сергей Собянин торганда Мәскәүнең һәрбер округында да тиз арада мәчет төзелеше проектлары барлыкка килер, дип өметләнә.
Мәскәүнең һәрбер округында да мәчет төзелеше проектлары Юрий Лужков вакытында ук “градостроительный план”га кертелгән була.
“Шуңа игътибар юнәлтергә телим, “градостроительный план”га элеккеге мэр вакытында ук бер позиция салынган иде – анда яшәүче мөселманнар саныннан чыгып, мәчет һәрбер префектурада да булырга тиеш. Иң мөһиме, әлеге идеяне реализацияләү өчен дөрес юлны табу. Бу эш буенча без Собянинга зур өметләр баглыйбыз”, – дип белдерде Әсәдуллин дүшәмбе көнне динара хезмәттәшлеккә багышланган Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы утырышында.
Аның сүзләренчә, төзелеш мәсьәләсен Мәскәүнең “күпмилләтле составы мәнфәгатьләрен истә тотып, тиз арада хәл итәргә кирәк”. “Бу Мәскәү хакимияте интересларында... Бу позиция гомумшәһәр мәнфәгатьләрен чагылдыра”, – дип китерә РИА Новости Әсәдуллин сүзләрен.
Аның сүзләренчә, Мәскәүдә ике миллионга якын мөселман яши, әмма шулай булуга да карамастан, шәһәрдә бары тик биш мәчет кенә төзелгән.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры