Пакистанның Пакраттане шәһәренең (Пенҗаб провинциясе) «Фәрид Шәкәр һанҗ» («Фарид Шакар гандж») мәчетендә булган шартлау нәтиҗәсендә бүген сигез кеше вафат булды һәм егерме кеше яраланды, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Полициядә хәбәр итүләренә караганда, шартлату җайланмасы мәчет янәшәсенә куелган мотоциклга салынган булган.
XII гасырда салынган «Фәрид Шәкәр һанҗ» мәчете ислам диненең суфый юнәлешендәгеләрнең сыену урыны. Бүгенге инцидент – әлеге дини традицияләргә иярүче мөселманнарга һөҗүм сериясенең чираттагысы. Моңа кадәр Пакистан шәһәре Карачида күп кеше сыйдырылышлы суфый мәчете шартлау нәтиҗәсендә шушы айда гына да шулай ук сигез кеше үлеп, алтмыш биш кеше яраланган иде. Ә иң күп үлүчеләр Лахор шәһәрендәге «Дата дарбар» суфый мәчетендәге диверсия вакытында булган иде, анда быелның июлендә булган шартлауда 47 кеше вафат булды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры