Күп кенә мөселманнар хаҗны җәяүләп, үз көчең белән кылуга өстенлек бирәләр. Болай эшләгәндә авыр сәяхәт сынауларыннан кешенең җаны чистара һәм Аллаһка ныграк якыная, шулай ук хаҗ кылу максатына да күбрәк төшенә дип санала. Менә шуңа да быел эссе җәй уртасында ук Мәккәгә җәяүләп чыгып китүчеләр бар, - дип яза intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.
Чечнядан дүрт хаҗи шундыйлар рәтендә. Алар үзләренең сәяхәтләрен инде июнь уртасында ук башлаганнар, дип яза islam.ru.
Татарстан һәм аңар якын төбәкләрдән хаҗ кылырга ниятләгәннәрнең беренче төркеме исә Мәкккәгә 23 октябрьдә юл ала. Алар самолетта оча. Юл уңаенда очкычлары Төркия башкаласында туктала. Икенче төркем изге сәфәргә 27 октябрьдә кузгалырга җыена.
Белгәнебезчә, Корбан бәйрәме 16 ноябрьдә, хаҗ кылулар берничә көн алдан башлана.
Айзирәк ГӘРӘЕВА

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры