Төркия кулланучылар җәмгыяте корбан малларына бәя күтәреп, баерга омтылган алыпсатарлар белән хезмәттәшлек итмәскә чакыра. Әлеге оешманың вице-президенты Мостафа Динч фикеренчә, корбан чалу урынына гуманитар ярдәмгә мохтаҗ илләргә хәер бирү кирәк. Чөнки Төркиядә Корбан бәйрәме вакытында ит базарында спекуляция җәелү борчу гына тудыра. Аннары исә ит бәясе арту күзәтелә, - дип яза intertat.ru электрон газетасы.
Динч билгеләп үткәнчә, терлек базарында җанлану күзәтелә. Узган елдагыча алыпсатарлар корбан маллары бәясен күтәрергә телиләр. Сатучылар инде мал саны кимүе турында хәбәр таратканнар. Үткән Корбан бәйрәме алдыннан да шулай әйткәннәр иде һәм шуннан соң корбанга аталган маллар кыйммәтләнде.
Мостафа Динч кулланучыларга ашыкмаска киңәш итә. Маллар кыйммәтләнгән очракта Корбан бәйрәменең соңгы көненә кадәр көтәргә куша, дип яза islamnews.ru.
Айзирәк ГӘРӘЕВА

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры