30 июньдә, ягъни иртәгә «Сөләйман» мәчетендә эшләп килүче мөслимәләр лагеренда ябылу тантанасы булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Лагерьда кызлар 20 көн булды. Әлеге аланның үзенчәлеге шунда: биредә сәламәт балалар белән бергә күзләре күрмәүче кызлар да ял итте. Балалар алан дәвамында ислам нигезләрен үзләштерде. Аларны мөгаллимәләр намаз, Коръән уку серләренә, гарәп теленә өйрәттеләр.
Ябылу тантанасына кунакка Рәшидә абыстай Исхакый, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина киләчәк. Кичәдә кызлар аларга ислам буенча туплаган белемнәрен күрсәтәчәк, алдан әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим итәчәк.
Сүз уңаеннан, кызлар өчен аланда укудан тыш шактый бай ял итү программасы да каралган иде. Туташлар Казан зоопаркына барып, лекция тыңладылар, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан Кол Шәриф мәчетендә, музейларда булып кайттылар. Елга порты җитәкчелеге исә кызлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырды. «Кырлай» паркында ял итү, урманга экскурсиягә бару, «Мисс мөслимә» бәйгесендә катнашу да кызларның хәтерендә озак сакланыр әле.
Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов бу уңайдан, гадәти балалар белән язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның бергә ял итүе зур мәгънәгә ия, дип белдерде. Авыру балалар җәмгыятьтә үзләрен ким итеп тоймасын өчен аларны сәламәт балалар белән аралаштыру бик мөһим.
Исегезгә төшерәбез, 10 июльдән шушындый ук лагерьда егетләр ял итәчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры