Малайзия телевидениесендә «Яшь имам» дигән реалити-шоу бик популяр икән. Беренче карашка, әлеге тапшыуның бер үзенчәлеге дә юк кебек: купшы киенгән 10 катнашучы егет, аларга төрле биремнәр бирелә, һәр турдан соң берәр катнашучы уеннан төшеп кала.
Әмма җиңүче егет башка реалити-шоулардагы кебек 1 миллион доллар отмаячак. Җиңүче егеткә Согуд Гарәпстанындагы университетта уку өчен стипендия түләнәчәк, Куала-Лумпур мәчетендә урын биреләчәк. Шулай ук җиңүче бушка Хаҗ сәфәренә бара алачак. Катнашучыларның чыгышын бер генә жюри - Малайзиядә танылган мөфти Хәсән Мәхмүд бәяли. Тапшыруның тамашачылары исә көннән-көн арта бара икән.
InoPressa хәбәр итүенчә, конкурста катнашучылар бер ай дәвам иткән кастинг нәтиҗәсендә сайлап алынган. Алар арасында студентлар да, төрле фирма һәм банк хезмәткәрләре дә бар. Егетләр барысы да Коръән сурәләрен бик матур иттереп укый, ислам нигезләрен белә, эрудицияле. Шулай ук иң яхшы имам булырга теләүчеләне география буенча да сынап караганнар. Аларның сөйләү осталыкларын тикшерергә дә онытмаганнар: сайлап алу турында егетләр НЛОлар һәм экология турында сөйләргә тиеш булган.
Тапшыру вакытында егетләрне төрле очракларда сынап карыйлар. Мисал өчен, беренче тапшыру вакытында аларга мәетне күмәргә әзерләргә кушылган булса, икенче тапшыруда аларга урам яшьләрен ислам дине белән кызыксындыру бурычы куелган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры